Россиянең Татарстан Республикасы буенча монополиягә каршы Федераль хезмәт идарәсе оештырган республикакүләм конкурста Бакырчы төп мәктәбе укучылары зур җиңү яуладылар. "Көндәшлек иреге һәм эшмәкәрлекне эффектлы яклау" темасы буенча сочинение-эссе номинациясендә 5 класс укучысы Кәлимуллина Исламия (җитәкчесе Төхвәтуллина Р.Ф.), шигырь номинациясендә 6 класс укучысы Вафина Адилә (җитәкчесе Шәфигуллина Г. Р.) икесе дә 1 нче урынга лаек булып, Казанда бүләкләү тантанасыннан диплом һәм 5 мең сумлык сертификат белән кайттылар. Котлыйбыз, укучылар, бу җиңүегез алда булачак зур җиңүләрегезнең башы булсын!