Апас районында “Ана капиталы”н тапшырдылар

2017 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Бәйрәм алды көннәрендә Апас ЗАГС бинасының тантаналар залында әниләргә “Ана капиталы” тапшыру тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, район Пенсия Фонды җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов катнашты. Апастан Эльвира Салаватова, Ябалактан Гөлия Гомәрова, Борнаштан Залия Загретдинова, Табар Черкеннән Надежда Никитина һәм башка авыллардан Руфия Мөлекова, Лилия Галиуллина, Адилә Галимова сертификатлар белән берәттән аларның бәләкәчләре быел Апас ЗАГСында язылышкан яшь парлар махсус Фондка тапшырган истәлекле бүләкләр, балалар уенчыклары да алдылар. Бу матур гадәт Татарстанда да бердәнбер генә диләр, димәк яшь апаслылар башкаларга да матур үрнәк күрсәтә, афәрин!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International