Апас мәктәбе укучылары эчке эшләр бүлегенә кунакка килде

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Апас мәктәбенең бишенче сыйныф укучылары класс җитәкчесе Гөлшат Насретдинова озатуында Апас район эчке эшләр бүлегенә кунакка килделәр. Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәнис Шәрәфуллин, балигъ булмаганнар эше буенча өлкән инспектор Рания Сибгатуллина, тикшерү бүлеге җитәкчесе Энҗе Садретдинова, кадрлар бүлеге инспекторы Гөлназ Нәҗметдинова балаларны ишек төбендә үк җылы каршыладылар. Кунаклар район эчке эшләр бүлеге музее, хокук сакчыларының эш урыннарында булдылар, биредәге һөнәри шартлар белән таныштылар. Кораллар күргәзмәсе, полицейскийлар эшендә кулланылуы әсбап-җиһазлар, район хокук сачыларының спортта ирешкән уңышларына  багышланган Кубоклар, махсус стендлар, тарихи ядкарләр, китап-кулланмалар да аларда зур кызыксыну уятты.

Танышу тәмамлангач, балалар утырышлар залында җитәкчеләр катнашында сорау-җавап рәвешендә узган бик кызыклы һәм эчтәлекле очрашуда катнаштылар.

Район эчке эшләр бүлеге коллективы кунакларга үз бүләкләрен дә әзерләгән булып чыкты-укучы балаларга инспектор Рания Сибгатуллина яктылык кайтаргычлар бүләк итте.

Сыйныф җитәкчесе Гөлшат Насретдинова шундый кирәкле тәрбия чарасына чакырган һәм катнашкан хокук сакчыларына зур рәхмәтен җиткерде. Дәресләрдә үк әзерләнгән самими сорауларына җаваплар алган балалар да бик канәгать калды.

-Без яшьләр өчен бик кызыклы мондый очрашуларга, һөнәри танышу экскурияләренә үзебез дә ныклап әзерләнәбез,-диде очрашу ахырында Фәнис Шәрәфуллин. -Быел, мәсәлән, аграр көллият студентлары, авыл мәктәпләре укучылары өчен унга якын шундый чара оештырылды.

Сүз уңаенда- беренче укытучысы Гөлшат Насретдинова булган Апас егете Азат Шәрәфуллин быел гына мәктәпне уңышлы тәмамлап, әтисе Фәнискә алмашка әзерләнә-ул бүген Казан юридик институтының беренче курсында белем ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International