Акча дип үз язмышың белән шаяру кыйммәткә төшәргә мөмкин

2017 елның 11 октябре, чәршәмбе

«Халык контроле» сайтында Н. авылында берәүнең спиртлы эчемлекләр белән законсыз сату итүе турында хәбәр пәйда булды. Бу хәбәр буенча тикшерү бара. Ул расланса, уяу апаслыга аерым акчалата премия түләнәчәк. Тугыз айда районда алкогольле эчемлекләр әйләнеше базарында закон бозучыларга барлыгы 30 протокол төзелде. Андыйлар арасында тиешсез вакытта кибеттән спиртлы эчемлекләр сату, ЕГАИС электрон системасы, товар документлары тәртиптә булмау, өендә көмешкә, контрафакт аракы җитештереп сату очраклары бар. Гаепле физик һәм юридик затлар, шәхси эшмәкәрләргә штраф санкцияләре кулланылды. Хәзер бу очракларда штраф элеккечә 3-5 мең сум гына түгел, алар күпкә артып, дистә меңнәр белән исәпләнә. Сәүдә ноктасының эше туктатылырга, рөхсәт-лицензиясе кире алынырга мөмкин, аерым очракларда җинаять эше дә кузгатыла.

-Ел башыннан апаслылардан аракы, алкогольле эчемлекләр белән законлы сәүдә әйләнешен бозучылар турында 15 аноним хәбәр кабул ителде. Барлык очраклар да урыннарга чыгып тикшерелде. Тиешле чаралар кулланылды,-дип хәбәр итә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International