Район мәдәният йортында өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, “Көзләр җитте диеп уфтанмыйк“ исемле әдәби музыкаль кичә узды. Концертны карарга районның төрле авылларыннан өлкәннәр җыелды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина аларга изге теләкләрен юллап, ункөнлек барышында узган чараларга, башкарылган эшләргә тукталып уздылар.