Апас өлкәннәрен хөрмәтләү дәвам итә

2017 елның 10 октябре, сишәмбе

Район авыл хуҗалыгы идарәсе коллективы Өлкәннәр ункөнлегендә биредә эшләп лаеклы ялга чыккан элеккеге белгечләрне чәй табынына чакырып кадер-хөрмәт күрсәтте.

Мансур Бәширов, Камил Әхмәдуллин, Люция Зыятдинова, Фидания Абдуллова, Мәнфүсә Хәкимҗанова, Зөфәр Әхмәтҗанов, Мәхмүт Сәмитов, Геннадий Клементьев, Хәсип Салаватуллин, Альмира Галиакберова һәм башка ветераннар бу  традицион очрашуда күңелләре булганчы истәлекләрен барладылар, бүген алар эшен дәвам итүче яшь хезмәткәрләргә үз киңәшләрен бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International