Апаста оешкан бакчачылар клубының күчмә утырышы һәвәскәр бакчачы Әгъзам Идиятуллин бакчасында узды. Биредә виноградны көзге кисү, кышкы саклауга кую, карлыган, кура җиләген кисү һәм сарымсак утырту буенча тәҗрибә уртаклаштылар.