Зур Күккүз мәктәбендә «Белем бәйрәме»

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Зур Күккүз мәктәбендә “Белем бәйрәме” үтте. Бу көн һәрбер укучы һәм укытучы өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе, чөнки ул безне гомер буе матур хәтирә булып озатып бара.

Бәйрәм тантанасында яңгыраган матур җырлар, шигырьләр , биюләр һәркем күңелендә хуш килде.Бүгенге бәйрәмнең иң нәни һәм кадерле 1 сыйныфка укырга керүче балалар тәүге кыңгырау тавышына белем иленә аяк басалар. Чыгарылыш сыйныфтагы абый апалары аларга киңәшче , таяныч булырга сүз бирделәр. Көмеш кыңгырау чыңы астында укучылар беренче дәрескә ашыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International