Апас муниципаль районы флагы

 

Апас районы флагы 2006 нчы елның 30 нчы сентябрендә №84 номерлы Апас муниципаль район Советы карары белән расланган.

Флаг тасвирлавы:
2:3 киңлектә һәм озынлыктагы турыпочмаклы формадагы тукыманы хәтерләтә. Башаклар сурәтләнгән һәм горизанталь буенча ике тигез булмаган өлешкә бүленгән: кызыл һәм яшел өлешкә. Яшеле – тауны хәтерләтә һәм тукыма кырыена төшеп торучы чәчәкләрдән кызыл – сары такыя куелып тасма белән уратылган.

Апас муниципаль районы символикасының нигезләмәсе.

Апас муниципаль районы флагы, герб нигезендә төзелгән, ул символик һәм аллегорик телдә районыбызның табигый, географик, мәдәни һәм икътисади үзенчәлекләрен чагылдыра. Апас районы Татарстан Республикасының көнбатышында урнашкан. Районның рельефына Зөя елгасының төрле чорларда үзенчәлекле формалашуы зур йогынты ясый. Төньякка юнәлгән бу елганың бормалы ярларын өлешчә урманнар каплый, күп урыннарда чирәмлекләр җәелеп ята. Текә, ачык ярлар да күзгә ташлана. Шулардан чыгып, бу якларны “ Тау ягы” дип атыйлар. Биредә шулай ук, Кыз һәм Каравыл таулары, Ислам, Гран таулары да урнашкан. Әлеге урыннар җирле халыкта зур популярлык казанган, алар турында күп кенә риваятьләр бар.
Башаклар һәм такыя белән уратылган тау сурәте районның ландшафт үзенчәлекләрен, авыл хуҗалыгы – районның төп эшчәнлеге икәнен күрсәтә.
Флагтагы ак полоса образлы рәвештә Апас районы аша агучы Зөя елгасын, аның табигый байлыкларын аңлата.
Сары(алтын) төс- уңыш, муллык, хөрмәт символы.
Ак(көмеш) төс- чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу, татулык символы.
Кызыл төс - батырлык, көч, тырышлык, матурлык символы.
Яшел төс - табигать, сәламәтлек, яшьлек символы.


Авторлар төркеме:
Татарстан Республикасы Презеденты каршындагы Геральдик совет һәм Россиянең геральдистлар советы әгъзалары:
Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Илнур Миңнуллин (Казан), Константин Мочёнов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Оксана Афанасьева (Москва).


М.В.Ревнивцеваның “Гарант” белешмә системасы материаллары файдаланылды.

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 8 сентябре, 10:20

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International