Белем көне һәм Беренче кыңгырау бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате

Апасмуниципаль  район башлыгы Р.Н.Заһидуллинның 1 сентябрь – Белем көне һәм Беренче кыңгырау бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате

Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр! Кадерле балалар!

Апас муниципаль  район Советы һәм Башкарма комитеты исеменән сезне 1 сентябрь – Белем көне һәм Беренче кыңгырау бәйрәме белән тәбрик итәм.        

Белем көне – балачак хатирәсе булып һәрберебезнең күңел түрендә саклана торган көн ул. Бүген 1909  яшь райондашыбыз өчен заманча, яңа техника белән җиһазландырылган уку йортлары ишекләрен ачты, алар балаларны чиксез белемнәр дөньясына һәм иҗади ачышларга алып керә. Ә әти-әниләр, әби-бабайлар балалары һәм оныклары алдында шундый зур мөмкинлекләр ачылуга шатлана.

Федераль һәм республика проектларын тормышка ашыру,  мәгарифенең матди-техник базасы елдан-ел камилләштерә.  Быелыгысы елның иң зур куанычы -   Свияжский бистәсендә “Ләйсән” балалар бакчасының яңа бинасын ачу, Зур Күккүз һәм Азбаба мәктәпләренең капиталь ремонтын үткәрү булды. Барлык мәктәп биналарында да диярлек җылы санитар узеллар булдырылды. Бетен уку йортлары агымдагы ремонтны үтеп яңа уку елына тулысынча  әзер.Быел беренче мәртәбә парта артына утыручы190 балага без уку әсбаплары бүләк иттек. Алар тырышып укысын, бетмәс-төкәнмәс белем хәзинәләрен ачсын.

Җитәкчелегебезнең авыл җирендә яшәүче халыкка булган игътибарын без бик яхшы тоябыз. Һәм  моңа без бик рәхмәтле. Районнар үсешенә юнәлтелгән 30 республика программасының 16 сы безнең районда башкарыла.

Бүгенге көндә Азбабада 9 млн сумлык  авыл клубын төзеп бетерәбез. 

3 модульле ФАП, Шонгатыда амбулатория ачтык.

8 заманча спорт мәйданчыгы булдырылды. Тагын 3се тәмамланып килә.

 “Бердәм Россия” партиясе тарафыннан башланып киткән “Чиста су программасы” инде ничә елдан бирле районыбызда эшләп килә.

Электр линияләрен алыштырабыз. Район үзәк больницасы ремонты, Үзәк парк реконструкциясе бара.

6нчы ел инде куп квартиралы йортларны ремонтлау программасы эшли. Апасыбызда Бердәм Россия партиясе ярдәме белән менә матур бина – заманча Боз сарае – калкып чыкты.

Күп төрле грантлар белән авылларның йөзен матурларга ярдәм ителде: Җиңү паркына 1 млн сум, Әнәле чишмәсенә 580 мең сум, Каратун, Мушки, Тутай, Болгаер авыллары клубларына берәр миллион сумлык грантлар бирелде.

Боларның башында Республикабыз җитәкчелеге, аларның йөзендә “Бердәм Россия” партиясе тора. Һәм барысы да безнең өчен, балаларыбызның киләчәге өчен эшләнә.

14 сентябрьда узачак сайларуларда  “Бердәм Россия” партиясе списогының беренче урынында Республикабыз Президенты Р.Н.Миңнеханов тора. Без сезнең белән Президентыбыз өчен, аның йөзендә  партиябез өчен тавышыбызны бирергә тиеш.

Казан Федераль Университет белән төзелгән килешү нигезендә, балалар бердәм дәүләт имтиханнарына өстәмә әзерлек үтү мөмкинлеген алды.

Быел мәктәпне тәмамлаган 114 чыгарылыш класс укучыларының 86сы югары уку йортларына, 22се – техникумнарга укырга керә алды. Шуларның 21 - Казан Федераль Университетка укырга кертә алдык. Тагын 5 бала – техникум һәм армия сафларыннан соң, Украинадан кайтучылар. Әлбәттә, бу безнең депутатыбыз, ә бүгенге көндә Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат,  Гафуров И.Р. ярдәмендәмөмкин булды ул.

Иң матур кеше – белемгә омтылган кеше. Шуңа күрә һәрчак белемле булыгыз, белемгә омтылыгыз, балалар!

Укытучыларга, тәрбиячеләргә, ихлас күңелдән бәхет, иминлек һәм игелекле эшләрендә яңа уңышлар телим! Ә бүген парта артына утыручылар тырышып укысыннар, бетмәс-төкәнмәс белем хәзинәләрен ачсыннар һәм камиллеккә омтылсыннар. Бәйрәм белән!

Последнее обновление: 9 октября 2019 г., 15:48

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International