Поздравление с Днем сотрудников органов внутренних дел

БЕЗНЕҢ МАКСАТ – ИМИНЛЕК БУЛДЫРУ

10 ноябрь – эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне. Бу көнне Россия милициясе оешуга 95 ел тула. Исемнәре үзгәреп, таләпләр шактый катгыйланса да, аларга йөкләнгән бурыч шул ук калды. Законга буйсынып, халык тынычлыгын, иминлеген тәэмин итү, профилактика эшләрен киң җәелдерү, куркынычлардан саклау, җинаять­ләрне булдырмау, булганнарын кайнар эздән ачу. Бүген алар “Диалог-Партнерлык-Куркынычсызлык” девизы белән эш итәләр. Эчке эшләр бүлегендә җәмгыять, киң җәмәгатьчелек, халык белән партнерлык мөнәсәбәтләрен киң җәелдерү буенча күп эш­ләр башкарыла. Бүген район эчке эшләр бүлегендә нинди яңалыклар бар, алар нинди нәти­җәләр белән эшлиләр? Бу хакта һәм һөнәри бәйрәм­нәре уңаеннан “Апас” муниципальара полиция бүлеге җитәкчесе Рамил Җәүдәт улы Хәбибуллинга (рәсемдә) берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем.

– Рамил Җәүдәтович, бүген коллективның төп кыйбласы нинди?

– Җинаятьләрне ачуга караганда, аны кисәтү җи­ңелрәк. Шуңа да коллективтагы һәр хезмәткәрдән уяулык, намуслылык, гаделлек, тырышлык, хәбәр­дарлык таләп ителә. Җи­наятьчелеккә каршы да, соңгы вакытларда еш телгә алынган экстремист­лык һәм террорчылыкка каршы да без җәмәгатьчелек белән бергәләп кө­рәшсәк нәтиҗәсе уңышлырак булыр. Илебезгә килеп кереп, киң колач алырга өлгергән наркомания, токсикомания кебек афәтләр, тормышыбызны ямьсезләүче чит гамәлләр безнең районга үтеп керергә тиеш түгел. Авыл җирлекләрендә халык белән очрашулар да алар­ның фикерләрен ише­тү, уй-теләкләрен белү, проб­лемаларын уртага салып, ачыктан-ачык сөй­ләшү, киләчәккә планнар билгеләү максатыннан оештырыла.

– Ялларын да, бәй­рәм­нәрен дә, хәтта төннәрен дә хокук сагында үткә­рүче хезмәткәрләрнең нәтиҗәләренә дә тукталып үт­сәгез иде.

– Агымдагы елның 9 аенда район эчке эшләр бү­легенә 153 кеше мөрә­җәгать иткән, алар барысы да тикшерелгән, хәл ителгән. 119 җинаять эше теркәлгән. Шунысын да билгеләп узарга кирәк, узган еллар белән чагыштырганда склад, кибет, төрле сәүдә нокталарын басу, чит милеккә кул сузу, талау очраклары кимегән. Ләкин тынычланырга урын юк, ялган документлар белән эш итү, аңлы рә­вештә кеше сәламәтлегенә зыян салу, үтерү очракларына каршы эшне көчәйтергә кирәк.

– Бәйрәм уңаеннан әй­тер сүзләрегез дә бардыр...

– Коллективыбыз яшь көч­ләр белән тулыланган. Алар ветеран милиция хезмәткәрләренең тәҗрибәсенә, киңәшенә таянып хезмәт итәләр. Кимчелекләргә, җитешсезлек­ләргә вакытында чик куеп, камиллеккә омтылып эшлибез. Хезмәткәрләребез елдан-ел тәҗрибә туплый, яшь гаиләләр туа, ул гаиләләрдә нәниләр аваз сала. Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан, барлык хезмәт­тәшләремне, ветеран милиция хезмәткәрләрен тәбрик итәм. Өлкән буын безне киңәшләре, яшьләребез матур күрсәткечләре белән сөендереп торсын иде. Дөньяларыбыз имин, йортларыбыз тыныч, яшәешебез матур булсын.

Последнее обновление: 6 июля 2016 г., 09:49

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International